«Агния Бартоның алтын каләме»: шигъри сәгать (0+)

2 февраль көнне, күпләрнең яраткан балалар язучысы Агния Бартоның тууына 115 ел тулу уңаеннан, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Агния Бартоның алтын каләме» дигән шигъри сәгать уздырды.

IMG_20210202_095758
IMG_20210202_092725
IMG_20210202_095033

Китапханәче балаларны шагыйрәнең тормыш юлындагы кызыклы фактлар, аның иҗаты, китапларының язылу тарихы белән таныштырды. Нәни китап сөючеләр яраткан шигырьләре иленә сәяхәткә кузгалды. «Җый» станциясендә балалар пазллардан Барто китаплары тышлыкларын җыйды, яраткан шигырьләрнең исемнәрен исә «Танып бел» тукталышында искә төшереп әйтте, «Уенчыклар» станциясендә балалар шигырьдә әйтелгән уенчыклар рәсемнәрен сайлап алды. Балаларның күңеленә аеруча хуш килгән «Уку» тукталышында һәрберсе кулына уенчык тотып, Агния Бартоның «Грузовик», «Зайка», «Уронили мишку на пол…» шигырьләрен яттан сөйләде. Сәяхәтне йомгаклап, нәни дусларыбыз «Балачак илендә» викторинасында катнашты, Агния Львовна язган шигъри табышмакларны чиште. Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: